Казан сугару техникасы заводы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен көчәйтелгән режимда эшли башлады

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстанда Казан сугару техникасы заводында боҗралап сиптерә торган «Казанка» су сиптерү машинасы эшләнде һәм чыгарыла. Машина сугару системаларын җитештерү буенча дөньякүләм алдынгы тәҗрибәгә таянып эшләнгән һәм ул чит ил аналогларыннан сыйфаты буенча да, характеристикасы буенча калышмый.

Машинаның стандарт озынлыгы 444 метр, ул җиде секциядән тора, сиптерү мәйданы 64 гектар тәшкил итә. Бу җайланма белән барлык төр авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерергә була һәм аңарда суны тигез сиптерүне тәэмин итү өчен махсус утыртмалар (насадкалар) көйләнгән. Машина төрле якка әйләнеп сиптерә ала, кишәрлектә төрле культуралар булганда, сиптерүне ничек кирәк булса, шулай көйләп була.

Тагын бер уңай өстенлеге – бер гидранттан икенчесенә буксирлап күчерү мөмкинлеге. Машина гидрантта 3.5 атмосферага кадәр түбән басым астында да эшләргә мөмкин, бу, торбаүткәргечтә басымны киметеп, электр энергиясен сарыф итүне 30-45%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Сугару җайланмасы «под ключ» комплектациясе белән тапшырыла – аны магистраль торбаүткәргечкә генә тоташтырасы кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, завод тарафыннан 100дән артык су сиптерү машинасы чыгарылган, алар бүген Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре кырларында уңышлы эшли. Заводның эшчәнлек куәте, бер сменада эшләп, елга 200дән артык машина эшләп чыгарырга җитә, ике сменада – 300дән артык. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән заказлар даими рәвештә килеп тора һәм завод бу атнадан, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауның бөтен шартларын үтәп, көчәйтелгән режимда эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International