Илкүләм проект кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен «Агростартап» программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант ала алалар. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачучылар, гаилә фермаларын төзүчеләр, аякларында нык торып, үзләренең яраткан эшләре белән шөгыльләнүчеләр хәзер шактый күп инде. Шундыйларның берсе – Чистай районының Луч поселогыннан Фәридә Яруллина. Үз хезмәт карьерасы юлында ул гарәп теленнән тәрҗемәче булып та эшләп ала. Нәтиҗәдә, фермер булып китә.
Үз бизнесын булдыру турында хыялланмаган кеше сирәктер. Хыяллану бер хәл, ә менә аны булдыру – бу инде бөтенләй башка. Моның өчен кемнеңдер белеме җитеп бетми, кемнеңдер – үҗәтлеге һәм түземлеге, кемдер эшне яратып бетерми.
Фәридә Наил кызының да юллары сикәлтәсез генә булмый. Зур кыенлыклар аша узарга, йокысыз төннәр үткәрергә туры килә аңа.
«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында 2019 елда «Агростартап» программасы барлыкка килгәндә, аның инде беркадәр эшкуарлык тәҗрибәсе була: аның 1000 квадрат метрлы ат фермасы һәм 9 аты була. Фәридә бәхетен сынап карарга ниятли. Бизнесын киңәйтү турында да хыяллана торган була ул.
Нияте тормышка аша. Төпле бизнес-проект әзерләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3 миллион сум күләмендә грант ала.
- «Агростартап» буенча минем төп бурыч – өч ел эчендә атлар санын сиксән башка җиткерү, - ди Фәридә Яруллина. Бу планның тормышка ашасына ул ышана.
- Дәүләт ягыннан шундый ярдәм күрсәтү яңа көч өсти, канатландырып җибәрә, - дип, үз фикерләре белән бүлеште Фәридә. – Алга таба тагын яңа планнар барлыкка килә, мәсәлән, продукцияне эшкәртү эшчәнлеген башлап җибәрү...
Ул Чистай районы хакимияте башлыгына да резрев фондыннан 52 гектар җир бүлеп биргәне өчен зур рәхмәтле. Бу җирдә фермер күпьеллык үләннәр һәм вико-солы үстерергә уйлый. Азык культураларын җыю өчен аның техникасы бар. Фәридә Наил кызының бу эштә төп таянычы – аның улы Азат. Аңа әле 15 яшь кенә булуга да карамастан, ул инде техника белән эш итә белә, бар эштә дә әнисенә булышырга тырыша.
- Базар мөнәсәбәтләре – кырыс имтихан ул, әмма болар минем күңелемә хуш килә торган нәрсәләр, - ди ул. – Көчсезләр, ихтыяр көче булмаганнар төшеп кала, ә көчлеләр, чыдамнар кала һәм ныгый... Дөнья базарында илебезнең конкуренциягә сәләтле булуын телибез икән, шулай булырга тиеш тә ул.