Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы буенча беренче кредитлар хупланды

2020 елның 8 марты, якшәмбе

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

«Россельхозбанк» АҖ, беренчеләрдән булып, Лаеш районында төзелә торган «Южный парк» ТКында фатир сатып алу өчен ташламалы ипотека кредитын раслады. Биредә тугыз йорт файдалануга тапшырылган инде, балалар бакчасы да бар. ТК авыл җирлегендә дип саналса да, фактта исә ул Казан үзәгеннән 17 минут ераклыкта гына урнашкан.

Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә алты гаилә кредит акчаларына торак йортлар һәм күпфатирлы йортта фатирлар сатып алалар. Беренче кредитлар Актаныш районының Актаныш авылында, Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш.т.п.ында, Лаеш районының Усады авылында торак сатып алу өчен бирелде. Беренче бирелгән кредитларның гомуми суммасы 12 105 000 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртеп уза, 3 мартта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеделәр. Шулай итеп, Россельхозбанк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында ташламалы авыл ипотекасы бирүдә катнашучы беренче банк булды.

Кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1%тан 3%ка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була. Авыл территорияләре өчен ташламалы кредит күләме 3 млн.сум тәшкил итә.

Бүгенгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында алдан килештерү реестрына кертү һәм хуплау өчен төбәк халкыннан 1,2 млрд сумга 559 заявка бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International