Авыл ипотекасын 3% ставка белән бирә башлый торган банк ачыкланды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшли. Авыл ипотекасының төп бурычы – авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искә төшерә, Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның маенда расланган иде. 2020-2025 елларда аның финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум булачак, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан биреләчәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзелгәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемщиклардан заявкалар җыю һәм эшкәртү эшен башлыйлар, ә Министрлык аларның реестрын раслый, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека бирә башлау мөмкинлеген бирәчәк.

Механизмны 2020 елның мартында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. «Федераль бюджет турында»гы закон нигезендә быел ташламалы авыл ипотекасын финанслау күләме 1 млрд сум булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1%тан 3%ка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була.

Ташламалы кредит күләме Россия Федерациясе авыл территорияләре өчен 3 миллион сум булачак, Ерак Көнчыгыш федераль округыннан тыш, аларныкы – 5 миллион сум. Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе территорияләре программада катнашмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International