Кукмара районы аграрийларын «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләделәр

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәүлеклек сөт савымы буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләде. Бүләкләү депутатларның район Советы утырышы барышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды.  

Искәртеп узабыз, гыйнвар аенда Кукмара районы, тарихта беренче мәртәбә һәм Татарстан Республикасы районнары арасында беренче булып, тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 300 тоннага җиткерде. Районда терлекчелекне үстерүгә саллы өлешне сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, «Вахитов ис.» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәркөнне 75 тоннадан артык сөт сава, «Урал» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы – 44 тоннга якын. Быел «Рассвет» А/Ф” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында да  югары үсеш динамикасы күзәтелә, тәүлеклек савым 29,9 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 6,2 тоннага күбрәк, «Вахитов» ҖЧҖенеке – 17,4 тонна, аныкы 4,2 тоннаган күбрәк, «Восток» ҖЧҖенеке – 23,1 тонна, 3,0 тонага күбрәк, «Уныш» ҖЧҖенеке – 15,5 тонна, 2,4 тоннага күбрәк. Шулай ук «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ дә югары продуктивлык тәэмин итә.  

«Кайсы да булса районның 300 тонна сөт җитештерүгә чыгуы безнең өчен хыял иде. Һәм Кукмара районы беренчеләрдән булды», – диде Миңнеханов. Кукмара районы сөт җитештерү буенча һичшиксез лидер. Бүген районда тәүлеклек сөт җитештерү 300 тоннадан артып китә.  

Кукмара районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 32,5 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 12 мең савым сыеры. Сөт җитештерү 2014 елдан бирле 2 мәртәбә артты һәм ул 98,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күләмне 20 тонналы тагылма сөт ташучы машиналарга бүлгәндә, 5 меңгә якын машина сөт сатылган, ягъни һәркайсы 60ар тонналы 1,6 мең тимер юл вагоны күләмендә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International