Марат Җәббаров: органик авыл хуҗалыгы – ул авыл хуҗалыгы продукциясенең табышлылыгын һәм конкуренциягә сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә торган перспектив юнәлеш

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров рәислегендә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм фән әһелләре  белән органик  продукциягә һәм  яхшыртылган  экологик  сыйфатлар  ия  продукциягә  кагылышлы  мәсьәләләр һәм  проблемалар  турында  фикер алышу  узды.   

Мәгълүм  булганча, 2020 елның    1 гыйнварыннан  “Органик  продукция  турында” 2018 елның  3 августындагы  280-ФЗ номерлы  Федераль закон гамәлгә керде.    Органика хәзер норматив  яклана,  аның  бердәм дәүләт  логотибы һәм бердәм дәүләт җитештерүчеләр  реестры  рәвешендә  үз  йөзе  бар.    «Һичшиксез, бу  зур  юлның  башлангычы. Алда  әле  хәл итәргә тиешле  күп бурычлар  тора.   Безгә бик  күп этаплар узарга  кирәк  булачак,  иң беренчесе,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен җәлеп итәргә һәм  яңа  юнәлешне  үстерүнең    перспективалы  булуын  күрсәтергә  кирәк.   Дәүләт хакимияте  органы  буларак,  безнең  бурыч -  органик  продукция җитештерүгә  керешүче авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  итүдә  фәнни, алдынгы  практиканы, сертификацияләүче һәм контрольлек  итүче  оешмаларны  берләштерү», - диде   Марат Җәббаров.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,   органик  авыл  хуҗалыгы  – ул авыл  хуҗалыгы продукциясенең табышлылыгын  һәм  конкуренциягә сәләтен  арттырырга  мөмкинлек  бирә  торган   перспектив юнәлеш, ул – экспорт өчен  яңа  канал, дип, билгеләп  үтте.      

Органик  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  дөньякүләм тәҗрибәсе  турында  министрның  беренче урынбасары   Наил  Залаков сөйләде.   «Органик  авыл  хуҗалыгы җитештерүенең халыкара  базары бүген    90 млрд. АКШ долларына  җитте.  Органик  авыл  хуҗалыгы дөньяның  180нән артык  илендә    58 млн га авыл  хуҗалыгы җирләрендә  җитештерелә,  аларда    2,7 млн авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе  эшли.    Эксперт бәяләүләре  буенча      органик  азык-төлек һәм эчемлекләр   базары  ел  саен    12-15%ка арта.  2020 елда   органик  азык-төлек базарының  гомуми  күләме    212 млрд. доллар булыр  дип фаразлана. Бүген  органик  продукция  җитештерү  буенча   лидерлар  булып  Көнбатыш Европа һәм Төньяк    Америка санала, төп  кулланучылар   – АКШ, Германия, Бөекбритания, Франция һәм  Евроберлекнең  башка илләре.    Европа илләрендә  үзләренең  органик  авыл  хуҗалыгын үстерүне  тоткарлый  торган  төп  фактор – тиешле  сөрүлек  җирләренең ресурсы  булмау,   шуңа  күрә   ЕС илләре ел  саен  50%ка кадәр органик  продукцияне  чит  илләрдән кайтаралар», - дип сөйләде   Наил Залаков, тагын  ул  БМОның ФАО (азык-төлек  һәм авыл  хуҗалыгы  оешмасы) тарафыннан  тикшеренүләр уздырылуы  турында  да  әйтеп  узды.     Тикшеренүләрдән күренгәнчә,    органик  җитештерү ысуллары белән  хуҗалыкларны  үзгәртеп  корганда, кече  хуҗалыкларның  продуктивлылыгы    116%ка арткан,   фермерларның  керемнәре   2-3 мәртәбә  арткан.   Ашламалар, пестицидлар, гербицидлар, антибиотиклар, үсеш гормоннары һ.б.ларны  кулланудан  азат булган  җитештерү   процесслары  авыл  хуҗалыгы предприятиеләрен  тотрыклырак  иткән.  

Министрның  беренче  урынбасары  билгеләп  узганча,   Россиядә   органик  авыл  хуҗалыгының  үсеш    перспективалары  зур.  3 елдан  артык    агрохимикатлар  кулланылмаган һәм  органик  җирләр  буларак әйләнешкә  кертүгә  яраклы уникаль табигый     ресурсларга  ия  булып (төче  су  запасларының 20%,  планетадагы сөрүлек  җирләренең   9%, дөньякүләм кара  туфрак запасларының  58% ),  Россия, органик авыл  хуҗалыгын үстереп,    эксперт бәяләүләре  буенча,  дөньякүләм органик  продукция  базарын   10нан  алып  25%ка  кадәр  биләргә  мөмкин.   Бүген  Россия дөньякүләм оргника базарының   нибары  0,18%ын  гына  били,  әмма  бездә  органик  продукцияне экспортлау  күләмнәрен  артттыру  өчен  бөтен  мөмкинлекләр  бар.    

Дөньяда  органиканың  иң  күп өлешен    (якынча 70%) бөртекле  культураларга  һәм  терлек  өчен  яшел  азыкка туры  килә.   Россия  һәм Татарстан  өчен  иң уңайлы  экспорт базары   - бөртеклеләр,  чөнки Татарстан  Республикасы   илнең  әйдәүче  авыл  хуҗалыгы төбәкләреннән  берсе.     Россия  авыл  хуҗалыгы җирләренең   2,3%ын  биләп,   Татарстан илнең    4,4%ка якын  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерә.   Шуннан  чыгып,  безнең  төп  бурыч -  туфракның  табигый    уңдырышлылыгын саклап  калуда  һәм торгызудан  гыйбарәт,  бу   – органик  авыл  хуҗалыгы   җитештерүенең төп  постулатларыннан  берсе,  аны  үстерү  белән  кызыксыну  бездә  2008 елда  барлыкка килгән иде.   Шуны  да  әйтергә кирәк,  бүген  республиканың  төп  юнәлеше - җирләрне  биологияләштерү  программасы  кысаларында  җирләрне  тукландыру  элементлары белән   тулыландыру

2020 елда, ораника турындагы  законның  гамәлгә керү елында,    экология  мәсьәләләре  аерым  әһәмияткә  ия.   Шуңа  күрә,  киңәшмәдә икенче  мәсьәлә  буларак,  авыл  хуҗалыгы  калдыкларын  утильләштерү проблемаларын  хәл итү  юллары  каралды.   Алар  буенча  фикер алышуга  Экология  министрлыгыннан,  күзәтчелек  органнарыннан хезмәттәшләр,      фән вәкилләре һәм  эре  кошчылык  комплекслары  вәкилләре  чакырылды.  

Наил Залаков кошчылык  фабрикаларының  һәм  фермаларының калдыкларын  урнаштыру  проблемаларына  аерым  тукталды.   Россиядә  600дән артык  кошчылык фермалары  бар,  аларның  һәркайсы     тәүлеккә  300 тоннага  кадәр   тизәк  хасил  итәләр.    Татарстан  Республикасында  «Чаллы-Бройлер» агрокөч агрохолдингы  тарафыннан  гына  да  ел  саен      96 мең  тонна  тавык  тизәге  утильләштерелә.   Шуңа  күрә кошчылык  фабрикаларының  калдыкларын  эшкәртү     проблемасы  җитештерүчеләрнең  төп  бурычларыннан  берсен тәшкил  итә.     

Тавык  тизәген  утильләштерүгә уңышлы  мисалларның  берсе  турында  Россия  Федерациясе  Дәүләт Думасы  депутаты   Фатыйх Сибәгатуллин сөйләде, ул  берничә ел  инде  бу   проблеманы  тирәнтен  өйрәнеп  килә  һәм аны  чишү  юлларын  тәкъдим  итте.  

«Арбузов  ис. Органик  һәм физик  химия   институты  хезмәткәрләре  белән  бергә без «Мефосфон» препаратын  эшләдек, ул  тизәкнең    ферментацияләнү процессын  тизләтә.   Бу  әлегә  Россиядә  тавык  тизәген тиз арада  зарарсызландыру һәм  начар исләрне  бетерү һәм аннары  аны  ашлама буларак  кулланырга  яраклы  итә  торган  бердәнбер    препарат», - дип,  үз тәҗрибәсе  белән  бүлеште    Фатыйх Сибәгатуллин һәм  бу     технологиягә  дәүләт  экология экспертизасының  уңай  бәяләмәсе  булуын  билгеләп  үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International