Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә әзер

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.

Ул  2020 елның  1  гыйнварыннан органик  продукция  турындагы  законның  үз көченә керәчәге  турында  искә төшерде.     «Берничә  елдан  соң Россия  һәм дөньякүләм базарда   нәкъ  менә  конкуренциягә сәләтле   органик  продукциягә  ихтыяҗ  зур   булачак», - дип  билгеләп  үтте   Илдус Габдрахманов.

Татарстанда  органик  продукция җитештерә  башлау, аны җитештерүне  законнар  нигезендә һәм нормативлар  буенча  җайга  салу турында “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү  учреждениесенең  «Органика»  УПЦ  директоры    Валерий Гогин сөйләде.  «Кеше сәламәтлеге 70%ка диярлек  аның  тормыш  рәвешенә  һәм ничек туклануына  бәйле.      Шуңа  күрә  кеше   һәм әйләнә-тирә мохит өчен  хәвефсезрәк  ашламалар, үсемлекләрне яклау  чараларын, азык  өстәлмәләрен кулланып җитештерелә  торган    продукциянең экологик  чиста    булуы  гына  түгел,  ә   агрохимикатларны бөтенләй кулланмыйча җитештерелгән органик продукция бик  актуаль  булачак.  Шул  ук вакытта  дөрес чәчү әйләнешен булдыру, туфракның биологик активлыгын  арттыру һәм башка агроалымнарны  куллану гербицидларсыз һәм пестицидларсыз гына да  яхшы  уңыш алырга мөмкинлек  бирә», - диде  Валерий Гогин.

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  (ТатНИИСХ) җитәкчесе Марсель Таһиров органик  авыл  хуҗалыгын фәнни тәэмин  итү һәм бу  тармактагы  үзләренең эшләнмәләре  турында  сөйләде.   Әңгәмәне   “Тест-Татарстан” РСМЦ” ЯАҖ директоры    Сергей Гогин дәвам  итте, ул  органик  җитештерүне сертификацияләүгә  һәм органик  җитештерүгә таләпләр һәм аның  төп  этаплары   турында  сөйләде. 

 Очрашып  сөйләшү  барышында  Мамадыш  районының җир  җиләге,  карлыган һәм кура  җиләге  үстерү  белән  шөгыльләнүче  «Андрюшкино» агросәнәгать холдингы вәкиле  органик  игенчелеккә  күчү һәм ихтыярый  сертификацияләүне узу  буенча  үз  тәҗрибәсе  белән  бүлеште.    «Безнең продукцияне балалар  ризыгы  өчен  актив алалар.  Шуңа  күрә  аны  иң югары  сыйфат һәм иминлек   стандартлары буенча  үстерү турында  карар  кабул  ителде.   Органик  игенчелеккә  күчеп,  без  шул  ук  уңышны  саклап  кала  алдык.   Сертификацияләү  процедурасында  бернинди  кыенлыклар  да  булмады», -  дип  сөйләде   Оксана Песцова.

Биредә җыелган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре дә органик  җитештерүгә  күчү белән кызыксындылар.  Чара  азагында   Илдус Габрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы барлык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә, эре  җитештерүчеләрдән алып шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  кадәр,  органик  җитештерүгә  күчүдә  ярдәм  итәргә  әзер,  дип билгеләп  үтте.     «Сертификацияләү беркадәр чыгымнар тотуны   таләп  итә, әлбәттә,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  сертификацияләүне узу  чорында табышлары  да  кимергә мөмкин, чөнки башта  әле  бу  продукцияне  органик  продукция бәясеннән  сатып  булмый,  әмма  бу  чорга  предприятиеләр  өчен  бюджет ярдәме  карала», - дип  билгеләп  үтте Илдус Габрахманов.

Органик  продукция җитештерү белән кызыксынучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тулырак мәгълүмат  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында сылтама буенча  таныша  алалар, шулай  ук (843) 221-76-37, 277-51-86 телефоннары  аша  консультация  алырга  мөмкин.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International