Сарман аграр көллиятендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген  Сарман аграр көллиятендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы карамагындагы  «Авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү» компетенциясе  буенча  2019/2020 еллар чемпионаты  циклының  “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Татарстан  Республикасы төбәк  чемпионаты  башланды. 

Аны  ачуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов,      Сарман  районы  башлыгы    Фәрит Хөснуллин, «Авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү» компетенциясе  буенча халыкара эксперт, "Аграр-сәнәгать көллияте" Тамбов өлкә  дәүләт  автоном   һөнәри белем  бирү учреждениесенең махсус  фәннәр  укытучысы Кирсанов Валерий Лёвин,  Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең   социаль мәсьәләләр буенча урынбасары    Индира Сәхипова, Сарман районында Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Альберт Шәрипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек объектларын  механикалаштыру һәм энергоресурслар секторы  мөдире    Наил Алиуллов һәм башкалар  катнашты. 

Катнашучылар  эш урыннарының  яхшы  җиһазланган,   учреждениенең  югары  дәрәҗәдә  әзерләнгән һәм ярышларның яхшы  оештырылган  булуын билгеләп  үттеләр.   Ярышларны  техник  яктан  җиһазлауда        «МТЗ – Татарстан ТПК» ҖЧҖ, «Нәҗметдинов А.З» КФХ, «Агрокөч»  АҖ ярдәм  иттеләр. 

«Соңгы  ун  елда    механизатор һөнәре,  аңа  карата  таләпләр  нык  үзгәрде, -       диде Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, - заманча  техника фәнгә нигезләнгән,    аңарда  электроника күп,  механизмнар  белән  идарә итү   компьютерлаштырылган һәм аларны эксплуатацияләү төпле, күппрофильле     белемгә һәм күнекмәләргә ия  булуны таләп  итә.   Механизаторның  абруе, аның  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү, продукциянең үзкыйммәте, сыйфаты һәм күләме  чылбырындагы   роле  елдан-ел үсә.  Бүген  биредә  иң яхшылар  ярыша, башкалар  сезгә тигезләшәчәкләр.  Барыгызга  да  уңышлар  һәм  яңа  җиңүләр  телим!».

5 белем бирү    учреждениесеннән катнашучылар   – челтәр этабында  җиңүчеләр  3 көн  буена  өч сәгатьлек  5 модуль  буенча  ярышачаклар, болар:   «Электр җайланмалары һәм  электроника», «Двигатель», «Механический привод» (“Механик көйләгеч”), «Гидравлика», «Комплектование пахотного агрегата» (“Җир сөрү агрегатын  комплектлау”).

Узган  ике  көндә  оештыру-әзерлек  эшләре  башкарылды:   экспертлар  һәм  ярышларда  катнашучылар конкурс мәйданы  белән таныштылар,    эшләрне күрсәттеләр, биремнәрнең  үзенчәлекләрен  аңлаттылар.   Экспертлар өчен  укулар  оештырылды: конкурс биреме  буенча  танышу  семинары узды,   этика кодексы  белән  таныштылар.   Алар  биремнәргә үзгәрешләр  керттеләр һәм  аларны  расладылар,  бәяләү  критерийларын һәм  баллар  куюның    принципларын  өйрәнделәр,    жюри төркемен  төзеделәр һәм ярышлар  волонтёрларына   инструктаж үткәрделәр.  Аннары  барысы  да  хезмәтне саклау  буенча,  янгын  һәм гадәттән тыш  хәлләр  очрагындагы  гамәлләр  буенча    инструктаж уздылар.  

Шимбә көнне,  16  ноябрьдә, ярышларга  йомгаклар    ясалачак һәм ярышларны ябу  тантанасы  узачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International