«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре ончыл чык авыруына каршы көрәш ысуллары турында сөйләделәр

2024 елның 12 июле, җомга

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы көзге һәм язгы бөртекле культуралар чәчүлекләрендә үсемлекләрдә яфрак авырулары – ончыл чык күренүе турында хәбәр итәләр.

Гөмбәчекләр аркасында килеп чыга торган бу хәтәр авыру үсемлекләргә зур зыян китерә һәм аларны юкка чыгарырга да мөмкин. Тикшерелгән көзге культураларның 40%ы һәм язгы бөртекле культураларның 24%ы зарарланган.

Ончыл чык белән зарарланганда үсемлекләрнең сабаклар саны кими, башакларның бөртекләре әзәя һәм ашлыкның сыйфаты кими. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң һәлакәткә китерә торганы – уңыш кими, ул 15 -35%ка кадәр кимергә мөмкин.

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә яфрак авыруы әле башланган гына чорда - аны профилактикалау максатларында чәчүлекләрне Псевдобактерин-2, Алирин-Б биофунгицидлары белән эшкәртергә киңәш ителә; зарарланган үсемлекләрне, һава температурасы +15...+25 °С булганда, фунгицидлар белән эшкәртергә тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгы үзәгендә шулай ук, температура +30 °С һәм аннан югарырак булганда, яфрак авырулары үсеше туктала, дип әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International