Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  8 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

 Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

Киңәшмә  башында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов    катнашучыларны  агымдагы  елның 8 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    721,5 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 242,5 мең баш,   дуңгызлар – 453,1 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 55 мең баш, кош-корт  – 14,9 млн баш,  атлар  – 19,9 мең  баш.  

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның  8 аенда   915,6 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  265,6 мең  тонна ит    җитештерелгән (102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  65,3 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  60,3 мең  тонна (105 %) һәм  кош-корт  -  138,4  (103 %).

 Министр урынбасары  сүзләре буенча,  ел  башыннан алып  республикада  8 августка авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3949 кг булган, бу  узган  елның  шушы  чорына  карата    104% тәшкил  итә.   

Моннан  тыш,  киңәшмә  барышында    шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда   ясалма  орлыкландыруның  мөһимлеге  турында  әйтелде,  бу    эре  мөгезле  терлекләрнең  нәсел һәм токым сыйфатын  яхшыртырга  мөмкинлек  бирә һәм сәламәт   терлекләр  булдыруда  профилактикалауның  төп  чарасы  булып  тора.     Бу  хакта    “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе“ ДКУнең нәселле  терлек  үрчетү  бүлеге  башлыгы      Ришат Зарипов   чыгыш  ясады. 

 Очрашу барышында  шулай  ук    Нәҗип Хаҗипов 14 сентябрьдә  Арча районында узачак  “Ат көне” бәйрәме  турында  әйтте.       Чара  кысаларында   Татарстан  Республикасының  Атчылык  һәм ат  спорты  федерациясе призына чабышлар,  “Аргамак” призына  татар атлары  чабышлары,   “Авыл егетләре” призына  чабышлар, шулай  ук  атларда “Аударыш”  көрәше  буенча  чемпионат  һәм башка ярышлар   планлаштырыла. 

Моннан  тыш,  октябрьдә  республиканың  барлык  районнарыннан авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  һәм баш  зоотехниклары  өчен    сөтчелек  фермаларында  терлекләрне тукландыру  мәсьәләләре  буенча  уку    оештырыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International