Татарстанда 2016–2018 елларда 28 мең баш савым сыеры өчен 26 заманча сөт комплексы файдалануга кертелде, инвестицияләр күләме 9 млрд сумга якын. Бу хакта 6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу объектларның аеруча зурлары республиканың алты районында төзелде. Мамадыш районында «АПК Азык-төлек программасы» ҖЧҖендә 1800 һәм 2400 баш терлек өчен ике сөт комплексы файдалануга тапшырылды, Кукмара районында Вахитов ис. АХҖКында – 1200 башка исәпләнгән объект һәм «Урал» АХҖКында – 1000 башка исәпләнгән объект, Әтнә районында “Таң” АХҖКында – 1000 башка һәм «Тукай» ҖЧҖендә 1200 башка исәпләнгән объект тапшырылды.
Шулай ук Балык Бистәсендә «Кулон Агро» ҖЧҖендә 1000 башка исәпләнгән ике сөт комплексы төзелде, Әлмәт районында Н. Е. Токарликов ис. АҖендә - 1070 башка һәм Әлки районында “Хузангай” ҖЧҖендә 3000 башка исәпләнгән комплекс төзелде.
Хуҗалыкларда яңа сыер абзарлары төзү белән бергә гамәлдәгеләре дә яңартыла. «2016 елдан 900дән артык сыер абзарына капиталь ремонт ясалды, бу 141 мең башка исәпләнгән һәм 368 силос-сенаж траншеясы төзелде», – диде Марат Әхмәтов. Сыер абзарларын капиталь ремонтлауга 4 млрд 55 млн сум акча кертелгән, шуларның 1 млрд 216 млн сумы республика бюджетыннан бирелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шулай ук 2019-2020 елларга эре сөтчелек комплексларын төзүнең перспектив планын эшләде һәм гамәлгә ашыра. «Якындагы 2 елда 17 мең баш сыерга исәпләнгән 24 сөтчелек комплексын файдалануга кертү планлаштырыла», – дип хәбәр итте министр һәм агымдагы елда 6,5 мең башка исәпләнгән 16 объект төзелә дә инде.
Профильле Министрлык мәгълүматы буенча Әтнә районында дүрт комплекес торгызыла, Балтач районында – өч, Кукмара һәм Саба районнарында – икешәр. Яңа сыер абзарлары шулай ук Актаныш, Ютазы, Биектау, Тукай районнарында да төзелә. Ә аеруча эре сөтчелек компдексларын Бөгелмә районында «Северная Нива Татарстана» ҖЧҖендә төзү планлаштырыла – 3,3 мең баш терлеккә һәм “Азнакай агрофирмасы” ҖЧҖендә - 2 мең башка.
«Ике елга 20 млрд сум инвестиция белән югарыда санап кителгән барлык проектларны гамәлгә ашыру республиканы елга 2 млн. тоннадан артык сөт җитештерү дәрәҗәсенә чыгарачак», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Республиканың сөт терлекчелеге һәрьяклап модернизацияләнә, бу тармак “алдагы елларда үсеш ноктасы булачак.