Әлмәт районыннан кыр хәбәрләре: урып-җыю кампаниясендә күп нәрсә комбайнчыдан тора

2019 елның 23 августы, җомга

Август – Әлмәт районы  игенчеләре  өчен  дә  кызу  чор.  Аяз көннең  һәр мизгеле  кадерле.  Комбайнчылар мөмкин кадәр  күбрәк  мәйданда  ашлык  суктырып,  аны  җыеп алырга  тырышалар: хезмәттә ярышу  бүген  авыл  хезмәтчәннәре  өчен  бик    актуаль.  

Район  җитәкчелеге  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы  Фәнис Шәрәфиев  һәм авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  белән     бергә  кырларны  йөреп чыктылар һәм  уңышны  урып-җыюның  темпларын,  аның  сыйфатын,  шулай  ук  техника торышын һәм  иминлекнең  тәэмин  ителешен    бәяләделәр.   

Аннары  алдынгы  комбайнчыларны  бүләкләделәр.  Шундый  ярышлар  уздыру  һәм эш йомгаклары  буенча матди  кызыксындыру  районда  гадәткә  кереп  китте  инде.   

Акчалата   сертификатлар  “Кичүчат” хуҗалыгыннан   Дамир Яруллинга (“Иң яхшы  комбайнчы 2018” конкурсында  призер) һәм  Наил  Гариповка бирелде.  Шулай  ук  бүләкләргә  ия  булчылар  арасында   Альберт Абраров, Наил  Әхмәтшин, Иван Трофимов, Родион Куручбаев, Александр Уливанов, Юрий Петров, Андрей Федосеев (“Иң яхшы  комбайнчы 2018” конкурсында  призер), Муратбәк Шоров  - Н.Е. Токарликов ис. АҖеннән (“Иң яхшы  комбайнчы 2018” конкурсында  призер) бар.

Алдынгы  комбайнчыларны  бүләкләү «Союз-Агро» ҖЧҖ кырларында да  дәвам  итте. Биредә  9 хезмәткәр   акчалата  сертификат алды, шуларның  өчесе - узган  елдагы  Иң яхшы  комбайнчы   конкурсы   призерлары.  Болар  - Сергей Макаров, Максим Ратников, Геннадий Казаков, Николай Антонов, Юрий Плотников, Александр Перов, Николай Николаев,  Станислав Ратников, Александр Тойметьев.

«Урып-җыю кампаниясендә күп  нәрсә  комбайнчыдан  тора, ә аларның хезмәт  нәтиҗәләрен  матди  кызыксындыру   механизаторларның  эш сыйфатын  һәм    урып-җыю барышын  тизләтә. Әлмәт районының алдынгы  комбайнчыларына  һәм механизаторларына  атналык  премияләр бирүне без  дәвам  итәчәкбез», - диде  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Фәнис Шәрәфиев.

Искәртеп  узабыз, Татарстанның  918 механизаторы  “Иң яхшы  комбайнчы” исемен  алу  өчен  ярыша.  Быел   Министрлыкның  конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда   ашлык суктырган күрсәткечләр буенча  республика һәм район дәрәҗәләрендә 500  җиңүчене билгеләячәк.  Уңышны  урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы     60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны  4  комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60  мең сум күләмендәге премияләрне  шулай  ук      иң күп мәйданда   иген  урдыру күләмнәре  буенча    20  механизатор алачак.  Конкурс йомгаклары буенча шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачак.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    Әлмәт районында  23 августка  18 мең га мәйданда  ашлык  суктырылган (көзге бодай, арыш, арпа, борчак), бу  барлык  мәйданның   45%ын  тәшкил  итә,     46 мең  тонна ашлык  җыелган, бер гектардан  уртача уңыш  -   25,5 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International