Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль челтәрләр аша сатарга булышалар

2019 елның 26 июле, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group» компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.    Чараның  максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны      турыдан-туры   трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының      YouTube-каналында алып  барды.  Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  теләсә  кайчан  карый  алалар.  

Семинарны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов ачты, ул  фермерларга  ярдәм  итү  һәм авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча  төп  мәсьәләләрне  игълан итте.    Ул шулай  ук  «Фермерларга  ярдәм  итү  һәм авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү системасын  булдыру» милли  проект  кысаларында  «Агростартап» бизнес-проектларын  конкурс  буенча  сайлап  алу  ачылганын искәртеп  узды.  

«Милли проект  буенча  документлар  кабул  итү  6 августта игълан ителәчәк.    Әмма  документлар  әзерләүгә  хәзер үк  керешергә  мөмкин.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында   «Фермерларга, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына   грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр» бүлегендә  кирәкле  барлык  мәгълүмат урнаштырылды  инде.  Грантның максималь күләме   4 млн сум тәшкил  итә». – диде  Ришат Хәбипов.  Министр  урынбасары  шулай  ук  республикада    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын булдыруга  һәм  үстерүгә юнәлдерелгән  чараларны  гамәлгә ашыру  максатларында  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге» төзелгәнен дә  искә  төшерде.    

«Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе» АҖнең авыл  хуҗалыгы   кооперациясен  үстерү дирекциясе  урынбасары   Татьяна Лазутина компания  эшчәнлеге  һәм  фермерларга  ярдәм  итү  буенча  мөмктн  булган  чаралар  турында  сөйләде.    Ярдәм  итү  темасын  дәвам  итеп,  Дирекция киңәшчесе     Алексей Рохлин семинарда  катнашучыларга  ит  терлекчелеге өчен  әзер  үрнәк бизнес-план тәкъдим  итте,  ул  грантлар  алу  өчен  дә,  шулай  ук  ташламалы  кредитлау   программалары буенча  банкларда  кредитлар  алу  өчен     ярдәм  итәрлек,  шулай  ук  ул  «Кече һәм урта  эшкуарлыкның    бизнес-навигаторы» сервисының  башка  мөмкинлекләре  турында  сөйләде. 

  «Х5 Retail Group» компаниясе  вәкиле   Тимур Баймуллин төбәк  поставщиклары төркеменә  керүче   «Пятерочка», «Перекресток» һәм «Карусель» сәүдә челтәрләренең эш  үзенчәлекләре  турында  сөйләде  һәм  компания  сайтында  тәкъдим  ителгән  форма буенча  коммерциячел тәкъдим юнәлешеннән  башларга  тәкъдим  итте.  

Сәүдә  челтәрләре  белән  үзләренең  эшләү  тәҗрибәсен  шулай  ук  Татарстан фермерлары да  бүлеште.   Лаеш  районыннан  «Заготовитель» (“Әзерләүче”)   СППК  рәисе Рамил Яруллин натураль  үлән  чәйләре  җитештерү  белән  шөгыльләнә,    үз  продукциясен  бөтен  Россия  буйлап    28 мең  кибеткә  чыгара,  ул  төбәк  һәм  аннары  федераль челтәрләргә  ничек  чыгуы  турында  сөйләде.   Фермерлар  очрый  торган  проблемалар  турында  Тукай  районыннан «Единство» (“Бердәмлек”) авыл  хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату  кооперативы (СПССК) рәисе   Минталип Минеханов сөйләде.   Кама Тамагы  районыннан  «Камамбер» ҖЧҖ генераль  директоры    Алмаз Насыйров эшләп  чыгара  торган  продукциясе -   «Камамбер» һәм «Бри» француз сырлары  үзенчәлекләре  турында  сөйләде  һәм  «Х5 Retail Group» вәкиле  белән  алар  аша  чыгарырга  мөмкин  булган  күләмнәр  турында  фикерләштеләр.  

Аннары  җыелучылар  сораулар  һәм  җаваплар  форматына  күчтеләр,   шулай  ук  алар  ваклап  сату  челтәрләренең дәүләт  органнары  вәкилләре  белән  шәхсән аралаша  алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International