Министрлык Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын түгәрәк өстәл кысаларында карадылар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

23 июльдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  авыл  хуҗалыгын  үстерү  һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясе,  чимал һәм  азык-төлек   базарларын  җайга  салу  буенча  дәүләт программасын  үтәү  темасына  түгәрәк  өстәл  уздырды.  Түгәрәк  өстәл  эшендә  шулай  ук   Россия  ашлык   берлегенең  Үсеш  департаменты  директоры    Сергей Турин, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының хөкүмәтара  комиссиясе  әгъзасы Лев Дубсон, «Татагролизинг» АҖ  генераль директоры,  Татарстанның фермерлар  һәм крестьян хуҗалыклары    ассоциациясе  рәисе    Камияр Байтемиров,  республиканың  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  һәм  иҗтимагый  оешмалар  вәкилләре  катнашты.   
Чараны  ачып,   Николай Титов Татарстанда  урып-җыю кампаниясенең  башлануы  турында  хәбәр  итте.   «Республикада  ашлыкка  эчке  ихтыяҗ   3,3 млн тонна  тәшкил  итә.  Бөртекле  һәм  кузаклы  культуралар  уңышы  быел     4 млн тонналап  булыр  дип  фаразлана.  Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре алдына һәр елны куела  торган  бурыч:    яхшы  уңыш  үстереп,  аны  яхшы  бәяләрдән  сату.   Россия  ашлык  берлеге  эше  дә  ашлык  җитештерүчеләр  мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелә», - дип  билгеләп  үтте  беренче  урынбасар.
Сергей Турин  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  хуплаулары   өчен  рәхмәт  белдерде,  Берлек  эшенең  нәтиҗәләре  турында  сөйләде һәм Россия  ашлык  берлегенең  Татарстан  Республикасындагы  вәкиллеге  җитәкчесе    Вадим Беспалов  белән  таныштырды.   Ул,  үз  чиратында,   түгәрәк  өстәлдә  катнашучыларга  ашлык  базарындагы  проблемалар, максатлар  һәм  бурычлар,  аларны  хәл  итү  юллары турында  мәгълүмат  бирде,    Россия  ашлык  берлегенең  төбәк  вәкиллеге  эшчәнлегенең  төп  юнәлешләренә аерым  тукталды.   
Камияр Байтемиров шулай  ук  фермерларның  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  мәнфәгатьләрен тагын  да  ныграк  яклау  өчен   Фермерлар  ассоциациясенең  һәм Россия  ашлык  берлегенең  үзара  хезмәттәшлек  итүендә  кызыксынучанлык  күрсәтте.     Ул  шулай  ук, Татарстан  фермерлары  соңгы  елларда   ашлык  уңышын  1  млн.  тоннага  җиткерделәр,  шуннан  товар  ашлыгы  өлеше -   500 мең  тонналап тәшкил  итә,  дип  сөйләде.   
Түгәрәк  өстәл  азагында  катнашучылар  алга  таба  нәтиҗәле  хезмәттәшлек  итүгә  ышаныч  белдерделәр, Татарстан  һәм  Россия  ашлык берлеге  арасында  хезмәттәшлек турындагы килешүне  имзалау  турында  фикер  алыштылар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International