“Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында АПК продукциясен экспортлау турында фикер алыштылар

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  белән   АПК продукциясен  экспортлау мәсьәләләре  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.     

 Түгәрәк  өстәлне  ачып,    Николай Титов болай  диде: «Республиканың  АПК продукциясе  экспортын  үстерү    – бу  безнең  көндәлек  игътибардагы мәсьәлә.   Татарстан  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән  берлектә «2019-2024 еллар чорына Татарстан  Республикасында  экспортны  үстерү» төбәк проекты  паспорты расланды,  анда  2024 елга  АПК продукциясе экспортын 360 млн.  сумга  җиткерүне күздә  тотучы  максатчан  күрсәткечләр  расланды».
Түгәрәк  өстәлгә авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре, Россия  экспорт  үзәгеннән  белгечләр, Татарстан  Республикасы Экспорт  корпорациясеннән  белгечләр һәм  башкалар  җыелды.   Очрашу  диалог  формасында  узды.   Яклар  фикерләр белән  бүлештеләр,  тәҗрибә алмаштылар,  үзләрен  кызыксындырган  сорауларны  бирделәр.    
Татарстан  Республикасы Экспорт  корпорациясе вәкиле    Артур Курамшин республика  товар  җитештерүчеләре  өчен  беренче  экспорт  килешүләрен төзү  буенча  оештыру  мәсьәләләрен үз өсләренә  алырга  әзер  булулары  турында  әйтте.   
«РАЦИН» АҖ агросәнәгать комплексы продукциясен  экспортлау  буенча    эексперты Әнвәр Мәүләнов Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә продукцияне  чит  ил базарларына   чыгару  буенча  ярдәм  итәргә  әзер  булулары  турында  әйтте.   
  Россия  эксперт үзәге вәкиле   Андрей Зайцев түләүне  кичектерү   инструментлары,  хәвеф-хәтәрне иминләшерү һәм  зыяннарны    компенсацияләү буенча  аграрийларга  ярдәм  итәргә  әзерлекләре  турында  сөйләде.   
Түгәрәк  өстәлдә  катнашучыларны  экспорт  алыш-бирешләренең  табышлылыгы,    НДСны  кайтару, продукция   сертификацияләү,  шул  исәптән “Хәләл” стандартлар  буенча да,  экспорт  өчен  перспектив  илләр,     тышкы  икътисадый эшчәнлек  буенча  счетлар  кертү һәм  дәүләт  ярдәме  чаралары  мәсьәләләре  аеруча кызыксындырды.   
«Бюджет ярдәме чаралары, әлбәттә, продукцияне  читкә  чыгаруга  ярдәм  итә, әмма  безгә  көчләрне  берләштерергә, авыл  хуҗалыгы      кооперациясен  оештырырга  икрәк.   Бу  үзебезнең    конкуренцияне  арттырырга  һәм  продукцияне  планлы  рәвештә  экспортлауны  тәэмин итәргә  ярдәм  итәчәк», - диде чара  азагында   Николай Титов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International