Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына сайлап калмыйча, бик мөһим эш - татар атларын үрчетү белән шөгыльләнә.
Фәнис Бакиров авылда үсә һәм балачактан атлар тирәсендә йөри, аның әтисенең хуҗалыгында да терлек-туар күп була. Мәктәптә укыганда ук әле Фәнис Рәшит кулы Сабантуйларда ат чабышларында катнаша торган булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәр училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аннары үзенең туган авылы Әхмәттә шул һөнәре буенча эшли. Әмма ул һәрвакыт атчылык белән шөгыльләнү турында хыяллана. Көннәрдән беркөнне Фәнис Рәшит ныклы карарга килә. 2012 елда ул «Бакиров Фәнис Рәшит улы» КФХсын терки һәм татар токымлы нәселле атлар үрчетү теләге белән янып-көеп йөрүче энтузиастларның берсе булып китә. Ул, хәтта үзенең хуҗалыгын һәм йортын залогка салып, бик җитди адым ясый. Эшне Башкортостаннан нәселле 50 ат алып кайтудан башлый. Бар нәрсәсен җитештереп, ат фермасы төзү өчен көн-төн диярлек эшли. Аңа бу эштә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гранты зур ярдәм була. гә килә, ул аны гаилә фермаларын төзү программасында катнашып ала.
«Беренче табунны җыю өчен татар токымлы атларны эзләп безгә Башкортостанны, Чиләбе өлкәсен, илнең башка төбәкләрен йөреп чыгарга туры килде», – дип сөйли Фәнис Бакиров.
Татар халкының тарихы элек-электән атлар белән тыгыз бәйләнештә тасвирлана. Әмма узган гасырның утызынчы елларында күмәк хуҗалыкларга күчеш чорында күп хайваннарны иткә җибәрәләр. Калганын да Татариядән Бөек Ватан сугышы кырларына алалар. Алтмышынчы елларда татар токымлы атлар республика территориясеннән бөтенләй диярлек юкка чыга. Аларның исеме дә онытыла башлый инде. Аз санда сакланып калганнарын да башка исем белән атый башлыйлар, мәсәлән, Алтайда - алтай атлары дип, Башкортостанда - башкорт атлары дип.
Хәзер Фәнис Бакиров хуҗалыгында 300ләп ат бар. Алар барысы да ачык болында йөриләр. «Алар кышкы салкыннарга бик чыдам, - дип сөйли фермер. – Без аларны болынга иртә яздан чыгарабыз да, кыш кергәч кенә фермага кертәбез. Алар болында да, урманнарда да үзләренә азык эзләп таба алалар. Без бит аларга печән һәм сенаж ашатабыз. Алар бүредән дә курыкмыйлар – урманда очрый торган теләсә кайсы җанварга каршы торырга сәләтле. Татар атларының тагын бер өстенлеге - алар сан суыра торган чебеннәрдән, кигәвеннәрдән, башка ябышкаклардан бер дә курыкмыйлар».
Татар атларының тагын бер феноменаль чыдамлыгы бар - алар 7-8 сәгать хәрәкәттә була һәм көне буена 100-120 км ара үтә алалар. Россиянең иппологик фәне дә аларның эссегә һәм салкынга чыдам булуларын, күп санда колын китерә алуларын күрсәтә.
Фәнис Бакиров бу хайваннарны нәселле атлар буларак сату өчен үрчетә. Фермада ел саен 100-120 колын туа. Хәзер табунда атлар белән бергә кечкенә колыннар да йөри. Фермер әйтүенчә, аларга әле берничә көн генә, әмма алар инде үзләрен мөстәкыйль тоталар. Сабыйлар кебек, колыннар да үз аналары-атлар яныннан ерак китмиләр, ә көн уртасында яшел чирәмгә ятып, иркәләнеп, йокымсырап та алалар.
«Татар токымлы атлар – бу милләтебезнең тарихи мирасы, безнең горурлыгыбыз, – ди Фәнис Бакиров, – шуңа күрә аларны үрчетү минем өчен аерым, тирән әһәмияткә ия».