Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм шул елларда илебезне азык-төлек белән тәэмин итеп, армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт белән карый. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен башлап җибәрәбез, аларда татарстанлыларның ничек икмәк игүләре, хатын-кызларның аграр секторда әйдәүче көч әверелүләре, социалистик ярышлар, хезмәт көннәре һәм кырларда эшләгән балалар турында, әлбәттә инде, каһарманлык күрсәткән һәм бүген дә аларны искә алып, үзләре турындагы хатирәләрне буыннан-буынга тапшыруга лаек кешеләр турында язачакбыз.
Сугыш башлану белән Татарстанның да, илебезнең башка төбәкләре кебек үк, армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә әһәмияте шактый артты. Мәгълүм булганча, бу объектив сәбәпләр аркасында була: СССР сугышның беренче айларыннан ук илнең көнбатышындагы иң әһәмиятле авыл хуҗалыгы районнарыннан мәхрүм кала: барлык чәчү мәйданнарының 47%ы һәм терлекчелекнең 50%ы туры килә торган территорияне дошманнар яулап алган була. Әмма, чыганаклардан күренгәнчә, ул чакта ТАССРның аграр җитештерүе шактый кыенлыклар кичерә. Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин итү бөтенләй диярлек туктатыла. МТСлар хуҗалыкларында моңа кадәр булган тракторларның һәм машиналарның күбесе (80%) армия мәнфәгатьләре өчен тапшырыла. Ягулык белән дә проблема кискен тора. Авыл хуҗалыгы машиналарын атларга алыштыру да барып чыкмый. Сугышның беренче елында ук республикадагы атларның 10%ы фронтка җибәрелә, а калганнарының 10-20%ы дәүләт тарафыннан даими рәвештә йөк ташу өчен алына торган булган.
Техника, атлар җитешмәү, ягулык булмау аркасында кул хезмәте ихтыяҗ арта. Әмма аграр секторда кадрлар мәсьәләсен хәл итү дә җиңел булмый. Белгечләр бәяләве буенча, сугыш елларында хезмәткә сәләтле халык саны өчтән бергә диярлек кими. Боларның күпчелеге - авыл хуҗалыгында төп җитештерү көченә ия булган ир-атлар. Тагын шуны да әйтергә кирәк, авылда булган халыкның барысы да аграр секторда эшли алмый, чөнки аларны разнарядкалар буенча республика предприятиеләренә эшләргә алганнар.
Сугныш елларында аграр секторда төп көч - хатын-кызлар була. Татарстан колхозларында алар гомуми хезмәт көннәренең 70–75%ын тәшкил итәләр, алар ук совхозларда даими эшләүчеләрнең 75%ын тәшкил итәләр.
Мәктәп балалары да өлкәннәрдән калышмый. Алар утауда, печән чабуда, ашлык суктыруда, уңыш җыюда шактый ярдәм күрсәтәләр. Авыл мәктәпләрендә уку елы да соңрак башланган.
1942 елның 13 апрелендә ВКП(б)ның ҮКында һәм СССРның СНКында гадәттән тыш карар кабул итәләр: анда авыл хезмәтчәннәре өчен катгый минимум хезмәт көннәрен арттыру карала: өлкәнрәк халык өчен - елга 100-150 хезмәт көне, 12-16 яшьлек яшүсмерләр өчен хезмәт көннәре 50 көннән дә ким булмаска тиеш. Бу минимумны җитди сәбәпләрсез үтәмәгән колхозчылар суд хөкеменә тартылар торган булалар. Моннан тыш, аларны колхоздан чыгарылганнар дип санаганнар һәм йорт янындагы тҗр кишәрлегеннән мәхрүм иткәннәр. Хезмәт көннәрен тиешенчә үтәүнең асылы шунда була, аларның саныннан сугыш чорында крестьяннарга азык-төлек бирү нормасы чыгарылган (шәһәр кешеләреннән аермалы буларак, алар карточкалар белән тәэмин ителмәгән). Әмма колхозлар үз хезмәтчәннәренә азык-төлекне дәүләтне авыл хуҗалыгы продукциясе белән катгый тәэмин итү бурычын үтәгәннән соң гына биргәннәр.
Партия һәм хөкүмәт бурычларын үтәү өчен авыл кешеләре көн-төн эшлиләр. Шул елларны кичергән кешеләр әйтүенчә, авыр хезмәттән соң аларның өйгә катып җитәргә дә хәлләре калмый торган булган. Колхозчыларның икеләтә-өчләтә көч куеп эшләүләренә дә крамастан, Татарстанныд авыл хуҗалыгында хәл җиңел булмый. З.И. Гыйльманов үз хезмәтләрендә аграр җитештерүнең чын картинасын тасвирлый. Ул анализлаган белешмәләр буенча, сугыш чорында республикада чәчүлек мәйданнары 3199 мең гектардан 2130 мең гектарга кадәр кими, ягъни өчтән бергә диярлек. Төп бөртекле культура - бодай мәйданы 2 мәртәбә кими, азык культуралары мәйданы – 2,5 мәртәбә. Бәрәңге һәм бакчачылык культуралары мәйданнары гына беркадәр арта. Моннан тыш, республикада яңа авыл хуҗалыгы культурасы барлыкка килә – ул шикәр чөгендере. Трактор эшләре шактый кими, бу, үз чиратында, төп аграр эшләрне механикалаштыру дәрәҗәсенә тискәре тәэсир итмичә калмый. Сугыш елларында шулай ук агротехника дәрәҗәсе дә кими: минераль ашламалар белән тәэмин итү бөтенләй диярлек туктый. Нәтиҗәдә, гектардан алына торган уңыш яртылаш диярлек кими, ә еллык бөртекле ашлык уңышы 1942–1945 елларда 2,5 мәртәбәгә кими.
Шулай да, республиканың аграр секторы дүрт ел сугыш чорында дәүләткә 131 млн. пот икмәк, 39 млн. пот - бәрәңге һәм яшелчәләр, 56 млн. пот - ит, 200 млн. литр - сөт, уннарча мең пот - май, терлек мае, бал, печән һәм башка продукция тапшыра. Бу инде Җиңүгә шактый зур өлеш кертү була. Авыл хезмәтчәннәре үзләренә тиешлесен дә алмыйча, алынган продукциянең күп өлешен дәүләткә биргәннәр.