Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 7 майдан 11 майга кадәр Казанда «Яшел хуҗалык: язгы сезон» күргәзмәсе уязачак, дип хәбәр итә. Идел буеның махсуслаштырылган иң эре күргәзмәсе ел саен бакчачыларның күбесе үз бакчаларын җәйгә әзерли башлаган көннәрдә эшли башлый.
Россиянең уннарча төбәкләреннән 120дән артык катнашучы “Казан ярминкәсендә” яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы, дача өчен бик күп файдалы товарлар тәкъдим итәчәк. Экспозициядә бакча-дача кишәрлекләрендә эшләү өчен кирәк-яраклар һәм техника, шәһәр читендәге йортларны һәм аларның территориясен төзекләндерү товарлары, биологик препаратлар, үсемлекләр өчен ашламалар һәм грунт, орлыклар, үсентеләр, җиләк-җимеш агачлары утыртмалары, ландшафт дизайны буенча товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр, теплицалар, парниклар, ябу-өслек материалы, су сиптерү системалары һәм башка товарлар да була.
Күргәзмәдә безнең төбәк өчен хас булган җиләк-җимеш агачлары утыртмаларыннан тыш, гадәти булмаган, әмма безнең климатка яраклаштырылган чәчәкләр һәм виноград үсентеләрен дә алырга мөмкин булачак. Мәсәлән, виноградчыларның «Казанская лоза» клубы рәисе, үзенең 25 сотый кишәрлегендә 100 төрле сорт виноград үстерүче Александр Зверев безнең төбәк өчен гадәти булмаган виноград үсентеләрен алып килә. «Һәр сортның үзенә генә хас булган мускат, шалфей, җиләк тәмнәре бар һәм, әлбәттә, аларның һәркайсы аерым карауны таләп итә», - дип сөйли Александр Зверев. Ә ул үзе күзләре бәйләгән килеш тә, тәме буенча виноградның нинди сорттан булуын әйтеп бирә ала һәм виноград үстерү буенча үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен 9 майда 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча килүчеләр белән бүлешергә әзер: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8.