Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Коллегиянең йомгаклау утырышы узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  Коллегиянең йомгаклау  утырышы  узды. Чарада  Россия  Федерациясе  Хйкүмәте  Рәисе урынбасары    Алексей Гордеев,   Авыл хуҗалыгы   министры   Дмитрий Патрушев, Федерация  Советының Аграр-азык-төлек  сәясәте  һәм табигатьтән  файдалану   комитеты рәисе    Алексей Майоров, Дәүләт Думасының  Аграр  мәсьәләләр комитеты  рәисе   Владимир Кашин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  шулай  ук  төбәкләр  башлыклары,  АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  ассоциацияләре  җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, банк  берлкләре  вәкилләре  һәм башкалар  катнашты.  

Утышыны  ачып,  Алексей Гордеев, узган  ел  тармак өчен  уңышлы  ел  булды, җитештерү ягыннан  да,  финанс-икътисадый күрсәткечләр  буенча  да,  дип билгеләп  үтте.    Вице-премьер,  быел  Россия  аграрийларының  төп  бурычы - Президентның  май  указының авыл  хуҗалыгы  чималын  һәм товарларын экспортлауга  кагылышлы  өлешен  үтәү,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча Президент кушуы  буенча  эшләнә торган  дәүләт программаларын  гамәлгә ашыру,  дип  ассызыклады.   Бу  елның   1 июненә  кадәр  дәүләт программасы Россия Федерациясе  Хөкүмәтенә  тапшырылырга  тиеш, якынча  финанслау  күләме      1,5 трлн сум карала.

Үз чиратында, Россия  Федерациясе   Авыл хуҗалыгы     министрлыгы  башлыгы  авыл  хуҗалыгының  бүгенге  көндә  Россия  икътисадын тизләтелгән үстерү факторларының  берсе  булып  торуын  билгеләп  үтте.    Аерым алганда,  азык сәнәгатендә  һәм җитештерүдә  эчемлекләр  артуны  исәпкә  алып,  2018 елда  АПК индексы    2,3% тәшкил итте.  Шул  ук  вакытта, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  салымга  кадәр  табышы    2017 елдагыдан    15%тан  күбрәккә артты. Моңа  ирешү   аграрийларга  дәүләт  ярдәме  күрсәтү  нәтиҗәсендә  мөмкин  булды.

Дәүләт ярдәме  күрсәтү еүләме  ел саен  артып  тора, ә юнәлешләр  исемлеге  киңәя.   2017 елда  Авыл  хуҗалыгы үстерү  буенча  дәүләт программасы  чараларына    248,4 миллиард сум  акча  бирелде,   2018 елда  – 254,1 миллиард сум.  2019 елда  бюджет   ассигнованиеләре  күләмен    303,6 млрд сумга  кадә  җиткерү планлаштырыла. 

2018 елда  тармак өчен  иң мөһим вакыйгаларның   берсе  Авыл  хуҗалыгын үстерүнең   федераль фәнни-техник   программасын   гамәлгә ашыра  башлау  булды.  Аның  кысаларында  узган  ел  бәрәңге  орлыкчылыгын  һәм  шикәр  чөгендерен  үстерү буенча  2  ярдәмче  программа расланды.  Моннан  тыш,     ведомствога  караган югары  уку йортлары  бәрәңгенең, бодайның, соя  һәм башка  культураларның  яңа  сортларын  һәм гибридларын  чыгардылар.   Җитештерүдә унлаган  яңа  технологияләр эшләнде,  АПК өчен  яңа фәнни  тәкъдимнәр барлыкка килде.    

Россия  авылы  тормышында   яңа  этапларның  берсе  -  Авыл  территорияләрен   комплекслы  үстерү  буенча  дәүләт  программасын  эшләү һәм гамәлгә ашыру булды.   Аның  чаралары  авыл  халкын  эш  белән  тәэмин  итүгә,  авылда  яшәү  өчен  уңайлы  һәм экологик  чиста шартлар  тудыруга,  халыкның  керемен  арттыруга,  дәүләт  хезмәт күрсәтүләреннән  файдалану  мөмкинлеген  арттыруга  юнәлдерелгән.  

Президентның Федераль  Собраниегә  юлламасында куелган «Россиянең  яшел  бренды» бурычын  үтәү  өчен       Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы   чималдан  алып  әзер  продукциягә  кадәр  бара  торган  чылбырны тикшереп  торуны  тәэмин  итә торган «Меркурий» электрон ветеринария   сертификациясен  эшләүне дәвам  итә.   

2018 елда  Россия берничә  стратегик  мөһим  чит  ил  базарын  ача алды.    Дмитрий Патрушев Россиянең  аерым  юнәлешләрдә авыл  хуҗалыгы продукциясен  экспортлау  буенча  бүген  үк  инде лидерлар  өчлегенә  керүен  билгеләп  үтте. Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  башлыгы,  тышкы  сәүдәдә барлыкка килгән  динамика  Россиянең якын  киләчәктә   АПК продукциясен  экспортлау  буенча  дөньякүләм эре  экспортерлар унлыгына  керергә  сәләтле  булуына  ышаныч  бирә,  дип билгеләп  үтте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International