Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яшь эшкуар (Яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе турында сөйләде

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстанда  яңа  эш башлаучы  фермерлар  “фермерлык кооперативын” төзүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  70 млн. сумган  кадәр  грантка  дәгъва кыла  алалар.    Бу  хакта   5 мартта  «Татар-информ» МАында  узган  матбугат конференциясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф,  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил  Хәмидуллин  сөйләде.

«Үз проектларыннан чыгып,  яңа  эш башлаучы   түбәндәге  грантларга  дәгъва кыла  алалар:    кечкенә  проектлар  -   3 млн сумга  кадәр, гаилә фермаларын  төзүгә    грантлар -  30 млн сумга  кадәр,   фермерлык    кооперативын  төзүгә  -  70 млн сумга  кадәр дәүләт ярдәменә  дәгъва кылырга  мөмкин», - диде  спикер.

Искәртеп узабыз,  5 мартта  «Татар-информ» МАында  «2014 – 2020  елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  Яшь эшкуар (Яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбе  турында  матбугат   конференциясе  узды.    

Чарада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф,  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил  Хәмидуллин,    “Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасы  рәисе     Диләрә  Шувалова, Татарстан  Республикасы Биектау  районыннан  фермер   Гөлнара Шәмсиева һәм Татарстан  Республикасы Кайҗыч районыннан  фермер   Рушан Сәйранов  катнашты.

Диләрә Шувалова фермерларның,  шулай  ук  яшь эшукарларның зур  социаль әһәмияткә ия  булуын   билгеләп  үтте.  Аграрийларга  бирелә  торган  дәүләт  ярдәме  Татарстанга  башка төбәкләр  арасында  зур  өстенлек  бирә,  диде  ул.

«Хәзер  дөньякүләм   тенденциядән күренгәнчә,  авыр җирендә яшәүчеләр  дә,  шулай  ук  эш тә  кимеп бар,  әмма  бу  авыл  хуҗалыгының  киләчәге  юк дигәнне  аңлатмый.   Мондый   проектлар авыл  тормышын күтәрергә,  безнең  культураны һәм телебезне  саклап калырга ярдәм  итәчәк», – дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф,  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил  Хәмидуллин.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы якын  арада  яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм һәм  гаилә терлекчелек  фермаларын үстерү программалары буенча  конкурслар  игълан  итүне планлаштыра.   Тулырак мәгълүмат сайтта  басылып  чыгачак.    Безнең яңалыкларны  күзәтеп  барыгыз!   Алар  безнең  рәсми сайтта  һәм социаль челтәрләрдә  рус,  татар һәм инглиз  телләрендә  чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International