Питрәч районының «Алтын башак» хуҗылыгына голштин токымлы нәселле терлек кайтарылды. Алар вакытлыча Апас районының Рәхимов исемендәге хуҗалыкта җәйге лагерьда торачак. Голштин токымлы сыерлар мул сөт бирүе белән аерылып тора.
Башта терлекләр Америкадан махсус суднода Новороссийск диңгез сәүдә портына, аннары җиһазландырылган автомашиналарда республикага китерелгән. Терлекләр озын юлны яхшы кичергән, ләкин кагыйдә буларак, алар бер ай буе карантинда торачак.
2012 нче елның 18 нче февралендә Татарстанга нәселле терлекнең беренче партиясе кайтты. Барлыгы – 988 баш. 26-28 нче март көннәрендә - 442 баш, 1 нче апрельдә – 624 баш, 2 нче апрельдә 546 баш терлек кертелде.
2008 нче елда оешкан Питрәч районының «Алтын башак» хуҗылыгында терлекләрне бәйләмичә асрыйлар. Биредә үз азык базасы булдырылган. Бүгенге көндә терлекләрне Рәхимов исемендәге хуҗалыкның траншея запасыннан ашаталар. Аларның көнлек рационына сенаж, печән, силос, фураж, салам керә.