Оператив белешмәләр буенча 6 августк Татарстанда 390,3 мең га мәйданда 1129,5 мең тонна а ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 28,9 центнер тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча 841,7 мең тонна көзге бодай, 192,6 мең тонна уөзге арыш, 63,9 мең тонна арпа суктырып җыелган. Республика игенчеләре шулай ук борчак җыя башладылар. Бүгенге көнгә 15,5 мең га мәйданда 24,8 мең тонна борчак суктырылган.
Бөртекле һәм кузаклы культураларның иң күп өлеше Чистай (20,8 мең га), Буа (18,9 мең га), Алексеевск (17,1 мең га), Тәтеш һәм Сарман (16, 8әр мең га) районнарында җыелган.
Суктыру һәм уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Зәй (55,7 мең тонна, уңдырышлылык – 40,2 ц/га), Сарман (63,2 мең тонна, уңдырышлылык – 37,7 ц/га), Нурлат (51,8 мең тонна, уңдырышлылык – 36 ц/га) районнары бар.