ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында иң яхшы авыл җирлекләрен һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, гаилә фермасы, кооперативлар арасында узган республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Җиңүчеләр “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы шәхси хуҗалык”, “Иң яхшы гаилә фермасы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы” номинацияләре буенча билгеләнде.

Акчалата бүләкләр һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломнары белән барлыгы 110 кеше бүләкләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклавынча, Татарстанда авыл халкының эшчәнлек активлыгы туктаусыз үсә, биредә уңай динамика күзәтелә. Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча Республика программасы эзлекле үсеш кичерә. Алга таба аның перспективалары тагын да артачак.

ТР Парламент башлыгы фикеренчә, әлеге программаның төп максаты авыл халкын эш белән тәэмин итүдә тыш, Татарстан авылларында элеккеге яшәү рәвешен һәм менталитетны саклап калу. Авылда халыкның күпмилләтле төркемнәр белән яшәвен, шул рәвешле әлеге халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау да зур әһәмияткә ия.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чарада катнашучыларны язның беренче көне белән котлады. Ул авылдагы тормыш тәртибен саклаганнары өчен авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт белдерде.

Министр республика конкурсында җиңүчеләргә эшләренең уңышлы баруын, яхшы керем алуларын һәм байлыклары артуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International