Үзбәкстан Республикасы делегациясе Татарстанда үсемлекчелек продукциясен җитештерү белән таныштылар

2018 елның 20 июле, җомга

19 июльдә Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасыннан Ташкент өлкәсе  делегациясе килде.   Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Саъди Шермат  җитәкчелегендәге  делегация Татарстанда  үсемлекчелек  продукциясен  җитештерү белән таныштылар.  

Эш сәфәре  кысаларында  алар  «Майский» теплица  комбинаты» ҖЧҖендә булдылар. Компаниянең финанс директоры     Р. Ганиев ябык грунтта яшелчәләр җитештерү  үзенчәлкләре  белән таныштырды. Үзбәкстан Республикасының  климат шартларын  исәпкә алып, белгечләргә  Ultra Clima технологиясе буенча  эшләнгән 5 нче  буын   теплицалардан файдалану  мөмкинлекләрен  карарга  тәкъдим  иттеләр. 

Аннары Үзбәкстан Республикасы вәкилләре  РФА Казан  фәнни үзгенең Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына килделәр.  Биредә түгәрәк  өстәл артында селекция,  орлыкчылык һәм  мелиорация өлкәсендә хезмәттәшлек  итү мәсьәләләре турында  фикер алыштылар. Очрашуда  Татарстан  авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров, «Татарстанның  элиталы  орлыклары» ассоциациясе генеральный директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  филиалы, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ,  «Татагрохим» ААҖ,  «Татарский» агрохимия  хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ  белгечләре,  Татарстан  авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты галимнәре  һәм башкалар  катнашты.

Очрашу  азагында  Саъди Шерматов  көзге бөртекле, кузаклы   культураларның,  һәм бәрәңгенең  Татарстан сортларын  Үзбәкстан Республикасының  Ташкент өлкәсе  шартларында  сынап  карарга  әзер булулары  турында  әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International