Авыл хуҗалыгы эшләрендә иминлекне булдыру зарур

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе

Язгы кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге турындагы мәсьәләләрне игътибарда тоту һәм аларның хезмәтендә имин шартлар тудыру кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында үткән республика семинар-киңәшмәсендә әйтте.

Белгечләр сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы эшләренең иминлеген тәэмин итү өчен бүгеннән үк техника һәм җиһазларга сыйфатлы ремонт, эшчеләргә куркынычсызлык буенча  укыту һәм инструктаж үткәрергә, медицина күзәтүе уздырырга кирәк.

Соңгы 5 елда республикада авыл хуҗалыгы хезмәтен башкарганда 1069 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Узган ел җитештерүдәге имгәнүләр буенча 178 очрак теркәлгән.

“Мондый очракларның төп сәбәбе булып җитәкчеләр тарафыннан эшне сыйфатсыз оештыру тора. Икенче яктан караганда, хезмәткәрләр үзләре куркынычсызлык кагыйдәләрне төгәл үтәми”, - дип әйтә белгечләр. Эшчеләрнең алкоголь куллануы да әлеге нәтиҗәләрнең 30 процентын тәшкил итә.

Бүгенге көндә хезмәт шартларын яхшырту, хәвеф-хәтәрләр очрагын киметү механизмы булып эшчеләргә аттестация үткәрү тора. 2011 нче елда әлеге юнәлеш буенча Әлки, Әтнә, Балтач, Буа һәм Баулы районы хуҗалыклары актив эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International