Татарстанда кырларны паспортлаштыру буенча колачлы эшләр алып барыла

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Бүгенге  көнгә  барлык  кырларның  чикләре  ачыкланган. 2018 елда  кырларның    57%ы паспортлаштырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә   республика агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасы  проектын  эшләтә башлады.  Проект  авыл хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану, аларны  дөрес планлаштыру һәм  авыл хуҗалыгы  җитештерүенең  барлык  этапларын  контрольдә тоту, шулай  ук  авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрнең   мониторингы  алып бару  өчен   билгеләнгән.

Әлеге система (ТР АПКның  ГМС) муниципаль һәм республика  дәрәҗәсендәге   бурычларны билгеләүдә һәм аларны  гамәлгә ашыруда, шулай  ук  куелган  бурычларны  оператив  хәл итүдә һәм иларәчел карарларны  дөрес сайлауда  белгечләр һәм җитәкчеләргә ярдәм  итәчәк. 

Шулай  ук   авыл хуҗалыгы  билгеләнешедләге  җирләрдән файдалануны күзәтеп тору  һәм аларның  мониторингын алып бару  өчен һәм, гомумән, перспектив юнәлешләр өчен    авыл хуҗалыгында  дроннар (квадрокоптерлар) кулланыла.  Андый  аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре  алды.   Әлеге  гаджетлар зур биеклектән сыйфатлы фото- һәм видеотөшерүләр ясый һәм  авыл хуҗалыгы   культуралары  җирләренең  торышы  турында  дөрес мәгълүмат  бирә  ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International