2017 елда балык үрчетү хуҗалыклары тарафыннан 124 тонна товар балыгы җитештерелде, 74 тонна – сатылды, 192 тонна балык үрчетү материалы җитештерлде.
Бүгенге көндә республикада аквакультура өлкәсендә 70тән артык төрле оешу-хокукый рәвештәге хуҗалык субъектлары бар. Шулар арасында, «Арча балык хуҗалыгы» ААҖ; «Кайбыч балык хуҗалыгы» ААҖ; ОАО «Өшнә балык хуҗалыгы» ҖЧҖ; «Дымка» балык хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Зәй балык хуҗалыгы» ҖЧҖ.
Индустриаль аквакультураны үстерүнең нәтиҗәле ысулы буларак, мәрсин (осетр) һәм сөләйман (лосось) кебек аеруча кыйммәтле балыклар төрләрен үрчетүне алырга мөмкин. Соңгы елларда аларны үрчетүгә республикада зур игътибар бирелә. Питрәч районының «Өшнә балык хуҗалыгы» ҖЧҖ, Лаегш районының “Батыршин И.И.” КФХ, Баулы муниципаль районының «Геворгян Э.Р.» КФХ, Мамадыш муниципаль районының “Ибраһимов” КФХ осетр балыкларын ябык сулыкларда җайланмалар кулланып үрчетәләр, еллык гомуми җитештерү куәте 30 тоннага кадәр җитә.
Шулай ук яңа балыкчылык хуҗалыклары да төзелә, шул исәптән Лаеш районында "Биосфера-Фиш" хуҗалыгы, аның куәте: елга 5 млн. данә шт чөгә балыгы (стерлядь) маймычы җитештерелә, 50 тонна – мәрсин (осетр) маймычы һәм 1 млн. данә – сөләйман балыгы маймычы. Агымдагы елда шушы балыкчылык хуҗалыгында җитештерүне башлау планлаштырыла.
Балыкчылык хуҗалыгының продуктивлылыгын арттыру өчен катнаш азык базасын үстерү таләп ителә,шул максаттан кыйммәтле балыклар өчен рецептуралар эшләнә башлады. Балыклар өчен катнаш азык җирле җитештерү ингредиентлары, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе калдыклары катнашындагы рецептура буенча эшләнде.
Бер үк вакытта умартачылык продуктлары нигезендә дә балык азыклары әзерләү буенча эш алып барыла. Ябык сулыклар базасында әлеге эшләнмәләр белән экспериментлар уңай нәтиҗәләр бирә. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.