Казан дәүләт аграр университеты галимнәре көзге культуралар чәчүлекләрен карау турында

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Көзге культуралар – алар иминләштерелә торган культуралар, бигрәк тә корылык елларында, чөнки аларның уңдырышлылыгы югарырак була, диләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.

Хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнарында да кырларда кар эреп бетте диярлек, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре бара. Мондый эшләрне башкару нәкъ менә хәзер, үсемлекләрнең вегетация чоры яңарганда, аеруча мөһим. Шуңа күрә югары уңыш алу өчен кайбер агротехник чараларны үздырырга кирәк. Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан шундый чаралар әзерләнде, болар түбәндәгеләр:

1.​ Көзге культуралар чәчүлекләренә инвентаризация үткәрергә кирәк;

2.​ Чәчүлекләргә, дозасын 15-30%ка арттырып, мөмкин кадәр тиз арада азотлы ашламалар кертергә. Моны кырларда дымлылык югары булганда тамырдан тукландыру юлы белән эшләгәндә («Туман» тибындагы һ.б. сиптергәчтән файдаланып) нәтиҗәсе югарырак була;

3.​ Туфрак физик өлгереп җиткәч, чүп үләннәр үсмәсен һәм дым кипмәсен өчен, өске яктан сибелгән ашламаларны тигезләү, авырулардан зарарланган һәм кипкән яфракларны, үләннәрне җыеп алу өчен туфракның өске катламын тармаларга кирәк;

4.​ Көзге культураларның 50%тан артыгы чыкмыйча калып, сирәкләнгән җир кишәрлекләрендә язгы арпа культурасын чәчүне тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International