Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашты

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, югары уку йорты хезмәткәрләре, мөгаллимнәре катнашты.

Очрашуны Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов ачты. «Без авыл, урман сәнәгате, экология тармаклары өчен белгечләр әзерлибез, әмма авыл хуҗалыгы тармагы аерым урында тора, – диде ул. – Бүген без республиканың агросәнәгать комплексы үсеше, аны ничек алга җибәрергә, аграр секторда яшьләрне беркетеп калдыру турында сөйләшергә җыелдык».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов студентларны бүгенге көндә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы, перспективалары һәм проблемалары белән таныштырды. «Республиканың климаты бик катлаулы. 2017 елда без 6 елга беренче мәртәбә 5 миллион тонна ашлык җыя алдык, әмма бәяләр аяк чалды», – диде министр.

«Әлбәттә, авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Татарстанда авыл җирендә яшь белгечләрне беркетеп калдыру өчен шактый чараларкүрелә. Бу һәрвакыт бу проблеманы хәл итү юлларын эзлибез, әмма күпчелек нәрсә предприятиеләр җитәкчесеннән тора. Ул белгечнең ролен ничек билгеләсә, аның мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен дә шундый шартлар тудыра. Бездә кадрларны бәяли белә торган хуҗалыклар күп, социаль шартлар да тудыралар, хезмәт хакын да яхшы түлиләр».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы КДАУ хезмәткәрләрен һәм мөгаллимнәрен потенциаль эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итәргә өндәде. «Бу безнең гомуми бурыч, без аны бергәләп хәл итәргә тиеш», – дип йомгаклады ул чыгышын.

Марат Әхмәтов соңыннан югары уку йорты студентлары сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International