Кичә, 11 мартта, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты Уку-демонстрация үзәге базасында виноград һәм башка бакча культуралары эшләнмәләре продуктларының конкурс-күргәзмәсе узды. Аны «Казанская лоза» клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештырдылар.
Форумга Татарстан Республикасыннан 15тән артык катнашучы килгән иде. Алар 35 төрдән артык продукция күрсәттеләр, болар: шәраблар, соклар, компотлар, кипкән җимешләр, җиләк-җимеш кайнатмасы (варенье), пастила һәм башка шундый әйберләр иде.
«Без мондый күргәзмәләрне даими үткәреп торабыз, бу тәҗрибә алмашу һәм виноград үстерүгә, аны эшкәртүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек, – дип сөйләде “Казанская лоза” клубы рәисе Александр Зверев. – Әлбәттә, без виноград үстерүчеләр өчен кышкы чорда лекцияләр дә укыйбыз, әмма биредә бөтен эшне практикада күреп була».
Александр Зверев 2,5 мең кв. м. мәйданда виноград үстерә. «Миндә виноградның 100гә якын сорты бар. Мин гел әйтәм: “помидор үскән җирдә виноград та үсә” дим, узган ел, климат шартларына да карамастан, бик мул уңыш җыйдым», – диде ул.
Виноград һәм башка бакча культуралары эшләнмәләре продуктларының конкурс-күргәзмәсенә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин һәм башкалар килгән иде.