Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында “Яшелчә аланы” уникаль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «“Авыл” кооперативы төзелгән иде, ул үзенә Татарстаннан, Мәскәүдән, Сербия һәм Төркиядән 12 фермерны берләштерә. Алар арасында – Илдар Ситдиков, Владимир Аппаков һәм Олег Сирота бар, – дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов. – Быел яшелчә культуралары һәм яшел үләннәр 114 гектар мәйданда чәчеләчәк. Шул исәптән чөгендер, кәбестә, кишер, суган, помидор, борыч, кинза, укроп һәм петрушка була. “Яшелчә аланы”ның гомуми мәйданы 356 гектар тәшкил итә».
Наил Усманов, 2017 елда “Яшелчә аланы”нда 10 мең куб метрлы буа корылды һәм насос станциясе урнаштырылды, диде. «Торбаүткәргеч 60 гектар мәйданда сузылды, хәзер анда эшләр бара, – диде ул. – Узган ел шулай ук кооператив «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы буенча яшелчә-җиләк-җимеш саклагычына грант откан иде. Бүгенге көнгә бу объект 95%ка әзер. Бинадагы температураны –32дән 0°ка кадәр көйләргә мөмкин булачак. Алдагы этап – җиләк-җимеш саклар өчен җайланмалар – суыткыч җайланмасы, тиз туңдыра торган аппарат, элетртөягеч һәм төргәкләү машинасы комплектын сатып алу.
«Махсус техника сатып алу өчен шартнамәләр төзелде. Бу бик җайлы – фермерларга һәркайсына аерым техника сатып алырга туры килмәячәк, аны арендага алырга мөмкин булачак, – диде Наил Усманов. – Беренче эш елында җир өчен аренда түләве алынмый, ә аннары бер гектар җир өчен бер елга 10 мең сум булачак. 200 урынлык тулай торак бар. Бүген Әлмәт – үзләрен күрсәтергә теләгән аграрийларны кызыктырырлык зона».
«Яшелчә аланы» проекты турында тулырак мәгълүматны монда алырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/ovoshchnaya-dolina.htm.