Тукай районының Күгәш авылыннан фермерлар Максим Павлов һәм Вахит Тәхавиев 12 ел инде ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүген алар бергәләп алып бара торган хуҗалыкта 200 баш ат исәпләнә.
«Без ел әйләнәсендә ялсыз эшлибез. Фермаларның берсендә токымлы йөк атлары тотыла, аларның һәркайсының үз паспорты бар. Тайларын алырга республиканың башка районнарыннан, шулай ук башка төбәкләреннән дә киләләр. Башкортостаннан күп киләләр. Былтыр 80нән күбрәк ат саттык. Безгә атлар сатып алырга гына түге, хәзер экскурсиягә дә киләләр. Җәй көне хуҗалыкка шәһәрдән яшүсмерләр еш килә», –дип сөйләде Вахит Тахавиев.
«Без тагын ит комбинаты төзүне планлаштырабыз. Монда инде дәүләт ярдәменнән башка булмас», – дип өстәде фермер.
Менге атлар өчен хуҗалыкта аерым бина бар. Монда биш чабыш аты тотыла. «Атлар җәй буе Казанда ипподромда булдылар, көз көне генә аларны Күгәшкә кайтардылар. Аларның рационы һәм алар өчен күнекмәләр, чын спортчыларныкы кебек, барысы да расписание буенча эшләнә. Атнага бер мәртәбә – якшәмбе көнне – ял көне, калган көннәрдә аерым мускулларны үстерү, сулыш системасын ныгыту өчен төрле күнекмәләр үткәрелә», – диде тренер-жокей Денис Ломакин.