Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген артыру мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Северный» АХП” ҖЧҖ базасында терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген артыру мәсьәләләрен карадылар. Семинар-киңәшмәдә Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, «Арча РДВБ” ДБУ башлыгы Ринат Фәйзрахманов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Илдус һәм Шәке авылларының терлекчелек фермаларында булдылар. Алар терлекләрнең кышлау шартлары, эре мөгезле яшь терлекләрне карау һәм тукландыру шартлары белән таныштылар. «АкадемПродукт» һәм «КАМП» компанияләре вәкилләре терлекләр рационына кертелә торган үзләренең азык өстәмәләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук терлекләр авыруларын профилактикалау һәм дәвалау чаралары турында мәгълүмат бирделәр.

Моннан тыш, чара кысаларында 450 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын ачу тантанасы булды (Шәке авылында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International