Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республика районнарының беренче бишлегенә керәләр. Бу елның 27 декабрендә 145,6 тонна сөт савылгане. Бер сыердан уртача көнлек савым 20,5 кг тәшкил итә.
Сөт җитештерүгә үзләреннән иң күп өлеш кертүчеләр арасында: «Саба» ҖЧҖ (узган тәүлекләрдә 40,1 тонна), «Игенче» ҖЧҖ (20,8 тонны), «Нырты» АХП” ҖЧҖ (14,4 тонна), «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ (13,4 тонна), «Шытсу» АХП” ҖЧҖ (12,1 тонна), «Юлбат» АХП” ҖЧҖ (10,2 тонна), «Курсабаш» ҖЧҖ (8,8 тонна) һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
Бер сыердан тәүлеклек уртача иң күп савым «Мөхәммәтшин З.З.» КФХында – 30,5 кг. «Нырты» АХП” ҖЧҖендә бу күрсәткеч - 28,7 кг, «Курсабаш» ҖЧҖендә – 25,9 кг.