«Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2017» республика конкурсына йомгаклар ясалды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2017» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, республиканың профильле министрлыклары вәкилләре котлады.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылды. Аның максаты – Татарстанда бизнес үсешенә ярдәм итү, җәмгыятьтә эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрү. Җиңүчеләр түбәндәге 10 номинациядә билгеләнде: «Җитештерү», «Импортны алыштыру», «Предприятие – экспортчы», «Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе», «Төзелеш», «Транспорт», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе», «Социаль өлкә эшкуары», «Яшь эшкуар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International