Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКының геомәгълүмат системасын эшләү һәм аны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңдәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уздырды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Дмитрий Холопов, «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП департаменты башлыгы Георгий Цой, «Глонасс +112» юнәлеше ҖЧҖ җитәкчесе Илья Ривкинд, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР АПК ГМСын булдыру буенча башкарылган эш турында сөйләде. «Бүгенге көнгә кырларны паспортлаштыру эше тәмамланып килә», – диде ул.
Аннары «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП департаменты башлыгы Георгий Цой чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәзгыять үзәге өчен җайланма сатып алды. Мәгълүмат белән тулыландыру ТР АПК ГМС базасында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат- аналитик панелендә башкарылачак», – дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренә караганда, ТР АПК ГМС 5 модульдән торачак. Бүгенгә үсемлекчелек модуле буенча эш төгәлләнеп килә.
Аннары Илья Ривкинд катнашучыларга үсемлекчелек модуле буенча җентекле мәгълүмат бирде.
«Система республиканың барлык кырларына инвентаризация ясарга мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән җир кишәрлекләренең чын хуҗаларын ачыкларга, чәчүлекләрне, урып-җыю эшләрен тикшереп торырга мөмкин булачак», – дип сөйләде Илья Ривкинд.