2017 елның 11 аенда республиканың район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек чалу пунктларында 7745 баш эре мөгезле терлек чалынган. Гомуми җитештерү куәтенең йөкләнеше 53% тәшкил итә. Минзәлә районы терлек сую цехында 2047 баш эре мөгезле терлек (117%) чалынган, Биектау районы кулланучылар җәмгыятендә – 2023 баш (114%), «Зәй» авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятендә – 1403 баш (88%).
Бу юнәлештә Алексеевск, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый. Һәр терлек чалу пунктының югары җитештерүчәнлек белән эшләвен тәэмин итәргә кирәк, үз районың, шулай ук якын-тирә районнар халкына да терлек чалу мөмкинлеге булуы турында җиткеререгә кирәк, диләр Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге белгечләре.