Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсенә республика смотр-конкурсына йомгаклар ясалды. Исегезгә төшерәбез, конкурс Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы тарафыннан үткәрелде.
Смотр-конкурс барышында түбәндәге күрсәткечләр искә алынды: ял итү бүлмәсенең торышы (тәртип, яктылык, температура, кирәкле җиһазлар, савыт-саба булу, хезмәткәрләрнең индивидуаль яклау чаралары, шәхси гигиена чаралары белән тәэмин ителеше, санитар урыннар, чишенү-киенү, юыну урыннарының торышы һ.б.), бинада стендлар булу (эш тәртибе, җитештерү күрсәткечләре, хезмәт өчен түләү турында стендлар, хезмәтне саклау буенча, журналлар, газеталар, медицина аптечкасы почмаклары булу), хезмәт ярышларын оештыру, аларны бүләкләү рәвешләре һәм ысуллары, 2016 – 2017 елларда җитештерүдә имгәнү очракларының булмавы һ.б.
Конкурста җиңүчеләр булып Балтач муниципаль районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ, Тәтеш районының «Колос» агрофирмасы” ҖЧҖ, Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖ, Лениногорск районының «Ялтау» агрофирмасы” ҖЧҖ, Апас районының «Свияга» АХП” ҖЧҖ танылды.