2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2017 елның 1 декабре, җомга

2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, республикада сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасы 2014 елдан бирле эшли, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны ремонтлау һәм төзү буенча – 2015 елдан бирле. 2016 елдан машина-трактор паркларын ремонтлау программасы эшли башлады.

Бу программалар кысаларында барысы 4 ел эчендә 1167 сыер абзары ремонтланды, 92 – яшелчә-бәрәңгесаклагыч, 118 – машина-трактор паркы һәм 540 силос-сенаж траншеясы төзелде. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 7,9 млрд. сум акча тотылды, шуннан үз акчалары – 5,7 млрд. сум. Республика бюджетыннан ярдәм 2,2 млрд. сум тәшкил итә (башкарылган эшләр хакының 30%ка якыны).

Моннан тыш, Татарстан территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү һәм халыкка күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре сыйфатын яхшырту максатларында Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында 3 ел эчендә (2014 - 2016 еллар) 126 модульле-блоклы ветеринария пункты төзелде. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 296,1 млн. сум акча бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International