Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемипонаты старт алды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемипонаты старт алды. Берничә көн буена яшь белгечләр 91 компетенция буенча ярышачаклар, ә яшүсмерләр (JuniorSkills) – 23 компетенция буенча.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышлар “КДАУ” ЮБ ФДҖМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында җәелдереп җибәрелде. Яшь белгечләр 5 модуль буенча биремнәр башкаралар: «МТЗ» тракторындагы төзексезлекләрне ачыклау һәм аларны бетерү, «Джон Дир» тракторы двигателенең газ бүлү механизмына техник хезмәт күрсәтү, «Пеликан» ППР-120 пресслау-җыю агрегатындагы төзексезлекләрне бетерү, аны җыю һәм көйләү, «Акрос-550» ашлык җыю комбайнындагы төзексезлекләрне бетерү һәм андагы ургычны көйләү», «МТЗ-1221 тракторындагы әйләнмәле сабанны көйләү.

Бу компетенция буенча ярышларда югары һәм урта һөнәри белем бирүче аграр учреждениеләрдән 10 студент катнаша.

Исегезгә төшерәбез, төбәк чемпионаты буенча республикадан сайлап алынган иң яхшы вәкилләр федераль тармак ярышларында һәм 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International