«Чаллы-МПК» кош ите эшкәртү комплексы беренче яртыеллыкта продукция җитештерү темпларын 5%ка диярлек арттырды

2017 елның 24 ноябре, җомга

«Чаллы-МПК» кош ите эшкәртү комплексы беренче яртыеллыкта продукция җитештерү темпларын 4,8%ка арттырды. Комплекс эшли башлаганнан бирле 10, 7 мең тонна чимал эшкәртелде, 10,8 мең тонна продукция җитештерелде һәм уртача эшкәртү темплары 62,25 тоннага җиткерелде. Бүгенге көнгә комплекста 3 млрд. сумнан артык инвестиция үзләштерелде. «Чаллы-МПК» комплексының максималь җитештерү куәтенә ирешү 2018 елның март азагына планлаштырыла, ә проект үзен 2021 елда аклар, дип, күздә тотыла.

«Беренче яртыеллыкның төп вакыйгалары – пешермичә ысланган биш төрле казылык җитештерелә башлады. Роботлаштырылган инновацион склад файдалануга тапшырылды, бу исә әзер продукцияне сайлап алуны, этикетлаштыруны һәм төяп җибәрүне тулысынча автоматлаштырырга ярдәм итә. Заказ буенча бөтен ассортимент автомат режимында сайлап алына, монда персонал катнашмый диярлек. Хезмәткәрләргә казылыкка этикетка ябыштырасы гына кала. Барлык процесслар автомат контролендә», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International