Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Бердәм федераль мәгълүмат системасына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында белешмәләр өстәү турында фикерләштеләр

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәкләр вәкилләре катнашында Бердәм федераль мәгълүмат системасына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында белешмәләр өстәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлекләр башлыклары Александр Дружин һәм Ирек Садыйков катнаштылар.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе төбәкләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мониторингының барышы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Аналитик үзәгенең мәгълүмат базасын тулыландыру турында фикер алыштылар. Бу белешмәләр фаразлау һәм нәтиҗәле идарәчел карарлар кабул итү максатларында җыела, дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International