Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Тарлау авылыннан КФХ башлыгы Юрий Четвертаков ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. «Хатыным Гөлназ белән әздән генә башлаган идек – 2006 елда безнең 12 баш эре мөгезле терлек һәм 6 дуңгыз бар иде. Баш санын арттыру белән бюергә хуҗалыкның матди-техник базасын да ныгыттык – бина һәм техника сатып алдык. Бүгенге көнгә 150 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, аларның көнлек артымы 1000-1200 граммга кадәр җитә», – дип сөйләде Юрий Четвертаков.
Быел фермер «2017 - 2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча грант откан. Грант акчаларына Юрий Четвертаков терлекләр санын 90 башка арттырырга уйлый.
«Алар өчен Дөм-Тамак авылында бина алдык, – ди ул. – Авырлыгы 600-620 килограммга җиткән үгезләрне суярга җибәрәбез. Сату да яхшы бара – итне бүлгәләп сатабыз, безнең еллар буе сыналган үз сатып алучыларыбыз бар».