Казанда һәм Чаллыда 11 ноябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2017 елның 10 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 11 ноябрьдә, Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.

Совет районында ярминкәләр ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖендә (Аграрный ур., 2) Арча, Апас, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылачак, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре була.

Авиатөзелеш районында «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен Буа муниципаль районыннан китерәчәкләр.

Киров районында «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория мәйданчыгында (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1) ярминкә эшләячәк.

Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) Алексеевск районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе була һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) мәйданчыкта Теләче муниципаль районы фермерлары була.

Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) сатып алырга мөмкин булачак.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ЯАҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр). Сатуга үз продукциясен Тукай, Актаныш, Минзәлә, Азнакай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алып килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International