Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында сыерларның сөт бирүчәнлеге буенча «Сафиуллова Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы алда бара. Бу көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыгында һәр сыердан көнгә уртача 19,1 кг сөт савалар. Монда барысы 157 баш сыер исәпләнә, көнгә 3 тонна сөт савыла.
Әлеге күрсәткеч буенча икенче урында «Колос» агрофирмасы” ҖЧҖ, биредә бер сыердан уртача көнлек савым 15,4 кг тәшкил итә (300 баш сыер, тулаем савым – 4,6 тонна). Өченче урында “Бакырчы” ҖЧҖ бара – 13,3 кг (128 баш сыер, 1,7 тонны сөт). Тулаем район буенча 8 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 40,5 тонна сөт савылган (2016 елның шушы датасына карата 108%).
«“Сафиуллова Р.Г.” КФХында савым сыерларын дөрес тукландыру һәм карауга зур игътибар бирелә, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Гарипов. – Терлекләр рационы шактый төрле, азыкка төрле өстәмәләр һәм витаминнар кушыла».