2017 елның 16-17 ноябрендә Мәскәүдә авыл хуҗалыгы кооператорларының V Бөтенроссия съезды узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, «Чаянов» Россоюз СРО, Авыл кредит кооперативлары берлеге, «Агроконтроль» РСО һәм Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының федераль берлеге оештыра.
16 ноябрьдә секция утырышлары узачак, ә 17 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислегендә пленар утырыш була. Съезд делегатлары һәм анда катнашучылар авыл кооперациясен хокукый тәэмин итү проблемаларын, авыл хуҗалыгы кооперациясенә дәүләт ярдәмен камилләштерү мәсьәләләрен, авыл территорияләрен үстерүдә кооператив берләшмәләренең ролен караячаклар.
Съезд эшендә 600дән артык кеше катнашачак, дип көтелә, алар арасында АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре, кооператив һәм фәнни бергәлекләр, үсеш институтлары һәм банк өлкәсе вәкилләре бар.