«Агрокөч» АҖендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

«Агрокөч» АҖендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йортында узды.

«Агрокөч» АҖ хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры, «Агрокөч» холдингының директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова котлады.

Светлана Барсукова сүзләренә караганда, 2017 елгы авыл хуҗалыгы сезоны йомгакларыннан күренгәнчә, предприятие тармакта яңа рекордлы күрсәткечләргә ирешкән. «Агрокөч» АҖ агрофирмалары тарафыннан 1,6 млн. тонна шикәр чөгендере җитештерелгән, 500 мең тоннадан артык – ашлык. Көзге бодай уңышы бер гектардан 46,5 центнер тәшкил итә, сабан бодае – 38 ц/га, арпа – 52,1 ц/га, шикәр чөгендере – 449 ц/га.

Чара барышында «Агрокөч» АҖенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән – «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖ баш агрономы Җәүдәт Фәйзуллов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Чаллы инкуботоры” ҖЧҖенең кошчылык фабрикалары һәм механикалаштырылган фермалары операторы Гөлфия Хаҗиева, «Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең МТП тракторчысы Анатолий Чернов һәм башкалар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International