Татарстан районнарында кече ветеринария белгечләрен әзерләү дәвам итә. Бу атнада уку курслары Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында уза.
Укырга килүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм “Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” белгечләре лекцияләр укыйлар. Укуда катнашучылар авыл хуҗалыгы хайваннарында була торган төрле авырулар, аларны дәвалау һәм профилактикалау ысулларын өйрәнәчәкләр һәм кирәкле практик күнекмәләр алачаклар.
Курслар тәмамланганнан һәм аттестация узганнан соң укуда катнашучыларга кече ветеринария белгечләре булып эшләү хокукын бирә торган сертификатлар тапшырыла.