Татарстанда терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланды

2017 елның 27 октябре, җомга

Татарстанда терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, эре мөгезле терлекләрне тоту мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланды. Шундый чаралар Казан, Зәй һәм Нурлат шәһәрләрендә узды.

Семинарларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәләр барышында Нәҗип Хаҗипов «Сөт җитештерү. Быелгы шартларда югары продуктив сыерларны тукландыру үзенчәлекләре” темасы буенча чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга 2017 елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалу турында мәгълүмат бирде һәм аларның игътибарын кышкы чорда эре мөгезле терлекләрне дөрес карау һәм тукландыру, сөт терлекчелегенең матди-техник базасына инвестицияләр кертүне нәтиҗәле итү мәсьәләләренә юнәлтте.

Нотыклар белән шулай ук Ришат Зарипов, Айрат Гәрәев һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Ришат Зарипов эре мөгезле терлекләр үрчетү мәсьәләләрнә тукталды, ә Айрат Гәрәев республика хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләргә ветеринария хезмәте күрсәтүнең торышы турында сөйләде.

Уздырылган чараларның максаты – Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә терлекләрне уңышлы кышлатуга һәм АПК оешмаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруны тәэмин итүгә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International