2017 елның 8 - 9 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йортында IV Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумы узачак. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте оештыра.
2017 елда форумның төп темасы –хәзерге этапта сөтчелек тармагын үстерү юллары. Монда хакимият органнары, тармак берлекләре, бизнес-бергәлекләр вәкилләре һәм чит ил кунаклары катнашында Россиядә һәм дөнья күләмендә сөтчелек сәнәгатен үстерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу булачак. Форумда катнашучылар һәм сптаерлар шулай ук сөтчелек сәнәгатенә санкцияләрнең өч еллык йомгакларын ясаячаклар һәм электрон ветеринария сертификациясенең һәм Таможня берлеге таләпләренең нәтиҗәлелеген бәяләячәкләр.
Гадәттәгечә, форум мәйданчыгында үзебезнең һәм чит ил сөтчелек тармагы компанияләрнең күргәзмәсе оештырылачак. Моннан тыш, күргәзмәдә Мәскәү өлкәсенең сөтчелек тармагындагы инвестиция проектлары эшенең нәтиҗәләре күрсәтеләчәк.
Киңрәк мәгълүматны http://agromosreg.ru рәсми сайтында алырга мөмкин.